«Гаилә» скверында балалар өчен «Интернетсыз җәй» мавыктыргыч чарасы узды.
Аны «Татарстанда - җәй» республика проекты кысаларында җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды.
"Һәр сишәмбе бу иҗтимагый киңлектә без яшь укучыларыбыз өчен күңелле спорт уеннары, танып белү викториналары һәм конкурслар үткәрәбез. Афишаны тагын да күбрәк катнашучыларны җәлеп итү өчен социаль челтәрләрдә урнаштырабыз. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен очрашуны түземсезлек белән көтәләр», – дип сөйләде китапханәче Ольга Егорова.
Дөрес, уеннарга һәм ярышларга бирелгән вакыт сизелмичә генә үтеп китте. Балалар дәртләнеп «Инешкәй», «Мәче-тычкан», «Өченче кеше кирәкми» уеннарын уйнады, импровизацияләнгән буада «балык» тотты, ә спорт ярышларында җитезлек һәм тапкырлык күрсәтте.
Катнашучылар арасында ике гомерлек дус - Артур Хафиятулов һәм Әмир Хәсәнгатин да бар иде, алар бер уенны да калдырмады.
"Бу сквер – Нурлатта иң яхшы урын, – дип уртаклаштылар малайлар. Монда бик күңелле. Өлкәннәр безнең өчен шундый шәп ярышлар оештыралар, җәй көне күңелсезләнергә туры килми. Иртәгә “Музыка” скверына барабыз - анда да атна саен кызыклы чаралар уза».
8 яшьлек Ралина Галимова әбисе Венера Рәҗәпова белән килгән. Аңа 87 яшь һәм ул якында гына яши. Оныгы шаярып, яңа дуслар тапкан арада, әби саф һавадан ләззәтләнеп, эскәмиядә ял итә. Моннан биш ел элек төзекләндерелгән сквер балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә ял итү урынына әйләнде. Монда уңайлы эскәмияләр генә түгел, кызган кояштан ышыкланырлык урыннар да бар. Ә таган, таулар һәм спорт зоналары уеннар өчен чиксез мөмкинлекләр ача.
“Татарстанда - җәй" - искиткеч әйбәт проект. Гадәттә балаларны телефоннардан һәм компьютерлардан аерып булмый, ә монда, саф һавада, алар вакытларын кызыклы итеп уздыра, үсә һәм хәтта бүләкләр дә ала. Нурлатның барлык иҗтимагый киңлекләрендә көн саен балалар өчен мәдәни-күңел ачу чаралары уздырылуы бик шәп. Еш кына ата – аналарның үз балалары белән шөгыльләнергә вакыты юк бит — алар көне буе эштә, ә кичен ял итәсе килә», - дип фикерләре белән уртаклашты шәһәрдәшебез Светлана Рукавишникова.
«Татарстанда - җәй» республика проекты кысаларында Нурлат районында муниципаль программа эшләнде, аның ярдәмендә һәр көнне шәһәр паркларында һәм скверларында танып-белү һәм күңел ачу чаралары уза.