Шамил Яһудинга бу юлы 2 мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген Нурлатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Габделхәй улы Яһудин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә ике сайлаучы язылган.
Беренче мөрәҗәгать эшкә урнашуга яки инвалидлыкны рәсмиләштерүгә ярдәм итүгә кагыла. Мөрәҗәгать итүче белән әлеге мәсьәлә турында фикер алышканнан соң, депутат тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә һәм чишелеш табарга ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Икенче мәсьәлә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле бүлекчәсе офисын ремонтлауга кагыла. Моңа кадәр мәсьәлә өлешчә эшләнеп беткән иде инде: офиста Шамил Габделхәй улы ярдәме белән яңа тәрәзәләр куелган иде. Шулай да идәнне яңартырга кирәк. Депутат бу мәсьәлә буенча да ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин нурлатлыларны даими кабул итә. Мондый очрашулар сайлаучылар белән актив хезмәттәшлек итү һәм аларның көнүзәк проблемаларын хәл итү өчен нәтиҗәле корал булып тора.