Илдус Әндарҗанов, Инсаф Сөләйманов һәм Сергей Топтыгин акчалата сертификат белән бүләкләнде.
Нурлат районында урып-җыюның иң кызган вакытында иң яхшы комбайнчыларны билгеләп үтү традициясе дәвам итә. Бүген район башлыгы Дамир Ишкинеев 1000 тонна ашлык суктырган комбайнчыларны шәхсән бүләкләү өчен «Чистополье» холдинг компаниясенең «Агрофирма 15» хуьалыгында булды.
Акчалата сертификатларны район башлыгы кулыннан комбайнчылар Илдус Әндарҗанов, Инсаф Сөләйманов һәм Сергей Топтыгин алды. Дамир Ишкинеев алдынгыларны ихлас котлады, хуҗалыкның барлык хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм «Агрофирма 15» җитәкчелегенең бердәм эшен билгеләп үтте.
Аерым бүләккә комбайнчы Рәмис Нямаев лаек булды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов аңа Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Нурлат районы агитбригадасы чарага мәдәни рух өстәде, алар кыр хезмәтчәннәре алдында иҗади программа белән чыгыш ясады.
Бүгенге көндә «Агрофирма 15» коллективы көзге рапсны җыю белән мәшгуль, ул 5300 гектарда чәчелгән. Районда рапс беренче мәртәбә үстерелүгә карамастан, культура бик яхшы уңыш бирә.
"Агрофирма хезмәтчәннәре кырларда рекордлы уңыш җыя. Бу күрсәткечкә барлык кирәкле агротехник чараларны төгәл үтәү нәтиҗәсендә ирешеп булды. Рапс-югары маржиналь культура һәм аны уңышлы җыеп алу бик мөһим. Гомумән алганда, хуҗалыкта урып-җыю кампаниясе төгәл һәм оешкан төстә бара. Барыгызга да рәхмәт! Сезгә уңышны вакытында җыеп бетерүегезне һәм лаеклы табыш алуыгызны телим", - дип ассызыклады район башлыгы Дамир Ишкинеев.
«Агрофирма 15» директорының кырчылык буенча урынбасары Зөфәр Миңнегулов хәбәр иткәнчә, хуҗалыкта рапс белән беррәттән 9 мең гектар мәйданда көзге бодай да җыялар. Киләсе ел рапсын чәчү дә башланды инде, аны 10 мең гектарда игү планлаштырыла.
Алда әле агрофирма коллективының эш күләме шактый: 14 мең гектардан соя һәм 15 мең гектардан көнбагыш җыеп аласы бар. Мондый масштабтагы урып-җыюны вакытында тәэмин итү өчен хуҗалык кырларында 20 үз комбайны һәм 15 берәмлек җәлеп ителгән техника эшли.