Нурлатта Дамир Ишкинеев шартлаудан соң торгызылган йортта булды

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Шикәрчеләр микрорайонында узган елның апрелендә зыян күргән Завод урамындагы 9нчы йортта булды.

Торгызу эшләре биредә ел дәвамында барды. Аеруча зыян күргән өлеше тулысынча сүтеп алынды һәм төзекләндерелде. Фатир милекчеләре яңадан үз фатирларына кайттылар.

Дамир Ишкинеев биредә төзелеш оешмалары белгечләре һәм җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Подряд оешмасы җитәкчесе Илнур Сәлахов әйтүенчә, кара туфрак кайтарасы калып бара. Шулай ук челтәр хезмәтенә кайбер кисәтүләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

Аннары район Башлыгы Яшьлек микрорайонындагы нефтьчеләр скверындагы эшләрнең барышы белән танышты. Биредә эшләр параллель рәвештә оештырылган: сәхнә төзелеше бара, балалар мәйданчыгында өслек ябу эшләре төгәлләнә, бирегә кече архитектур формалар китергәннәр инде, яшелләндерү дәвам итә һ. б.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International