Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат бүлеге әгъзалары бу көннәрдә шатлыклы хисләр кичерә: аларның офисында, ниһаять, зур булмаган булса да, шулай да ремонт башланды.
Аларга ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин ярдәм кулын сузган.
- Нурлат сукырлар җәмгыяте үз эшчәнлеген 1952 елда башлаган, бу фатир-офиска 1975 елда күченгәннәр, һәм шуннан бирле монда бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган, - дип сөйләде бүлекчә җитәкчесе Мария Кузьмина. - Бүлек әгъзалары көче белән үз вакытында түшәмнәрне һәм обойларны яңарттык, әмма алар да бүген бик начар хәлдә. Мебель искергән. Идәннәр сыгылган, такталар шулкадәр тузды ки, хәтта ватылырга да мөмкин иде. Ә бит үз мәсьәләләрен хәл итү өчен безгә еш кына күрү сәләте буенча инвалидлар килә, алар җәрәхәтләнергә дә мөмкин. Шуңа күрә соңгы вакытта без монда җыела алмыйбыз. Авыллар арасындагы үзәк китапханә директоры Липатова Роза Харис кызына аларда тематик чаралар үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт.
Җирле сукырлар җәмгыяте Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарының 240 кешесен берләштерә, шуларның 100 дән артыгы – нурлатлылар. Бүгенге көндә аларның күпчелеге олы яшьтә, сәламәтлекләре турында әйтеп тә торасы юк, шуңа күрә алар косметик ремонт эшләрен дә мөстәкыйль башкара алмыйлар. Моннан тыш, финанс мәсьәләсе дә кискен тора, ел дәвамында районнан бүлеп бирелә торган акча коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, канцелярия һәм башка эш кирәк-яраклары сатып алуга гына җитә.
- Менә берничә ел инде без гражданнарны төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр янына кабул итүгә йөрибез һәм алардан капиталь ремонт ясауда ярдәм итүләрен сорыйбыз. Кызганычка каршы, Аксубай һәм Чирмешән районнары башлыкларына язган хатларыбыз җавапсыз калды. Күптән түгел Шамил Габделхәй улы Яһудинга да мөрәҗәгать иттек. Ул озакка сузмыйча безнең офиста булды, эшләрнең торышы белән шәхсән танышты һәм беренче чираттагы эшләрне башкаруда ярдәм итәчәген әйтте. Шушы көннәрдә эшчеләр өч тәрәзәне алыштырдылар. Моннан тыш, алар яңа керү ишеген урнаштырачаклар, алгы бүлмәдә һәм кухняда идәнгә капиталь ремонт ясаячаклар”, - дип дәвам итте Мария Германовна.
Кем әйтмешли, яхшы башлангыч - эшнең яртысы – Сукырлар җәмгыяте әгъзалары ярдәм кулын сузучылар күбрәк булыр һәм офис бинасы тулысынча яңарыр дип өметләнә. Кыскасы, алар булган нәрсәләре белән канәгатьләнүчеләрдән һәм теләсә нинди үзгәрешләргә шатланучылардан. Алар район бәйрәмнәрендә актив катнашалар, бердәмлек һәм дуслык үрнәге күрсәтәләр. Менә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан «Кондырча» ландшафт паркында кызыклы чара үткәрелде. Август ахырында Алабугага экскурсиягә җыеналар.
- Республиканың тарихи урыннарына елга бер мәртәбә бару - безнең күптәнге традициябез. Нурлат АТП генераль директоры Идрис Габделбәр улы Кәримов ярдәме белән без ел саен уңайлы автобуста сәяхәт итү мөмкинлеген алабыз, – дип билгеләде Мария Кузьмина.