Кычытканлы авылында яшәүче Наҗия Шәһит кызы Йосыпованы юбилее белән котладылар

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Кычытканлы авылында зур вакыйга булды – хөрмәтле хезмәт ветераны Наҗия Шәһит кызы Йосыпова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова юбилярга җылы котлау сүзләре һәм ныклы сәламәтлек теләде. Ул район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән котлаулар җиткерде, Наҗия Шәһит кызына күпьеллык намуслы хезмәте һәм район үсешенә керткән зур өлеше өчен Рәхмәт хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды. Барлык авылдашлары исеменнән котлауларга Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров та кушылды.

Наҗия Шәһитовна – Кычытканлы авылында туып үскән, гади крестьян гаиләсендә тәрбияләнгән. Аның кырыс сугыш елларына туры килгән балачагы авыр сынаулар белән тулы була. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә һәм 1941 елның ноябрендә һәлак була. Кечкенә Наҗиягә бик иртә үсәргә туры килә: әнисенә булышырга, энеләре һәм сеңелләре турында кайгырту бурычы йөкләнә. Сеңелесе Зәйтүнә белән бергә алар колхоз басуларыннан башак җыялар, Җиңүне якынайтуга хәлләреннән килгәнчә өлеш кертәләр иде.

9 сыйныфны тәмамлагач, 1955 елда Наҗия Шәһит кызы Краснотуринскига китә, анда өч ел икмәк заводында эшли. Ләкин туган якларга тартылу көчәя һәм ул үз авылына әйләнеп кайта. Биредә, 1958 елда, ул үз язмышын авылдашы Насыйх Закир улы Йосыпов белән бәйли. Аларның бәхетле никахлары 54 ел дәвам итә.

Наҗия Шәһит кызының хезмәт биографиясе туган җире белән тыгыз бәйләнгән. 1966 елга кадәр ул колхоз умарталыгында эшли. Аннары «Татарстан» колхозының балалар бакчасына техник хезмәткәр вазифасына килә. 1974 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр ул пешекче булып эшли. Мичләрне ягу, утын һәм су ташу, икмәк пешерү, ә азык-төлекне алырга кайвакыт хәтта машина кузовында да Нурлатка барырга туры килүе аның хәтерендә әле дә саклана.

Ирле-хатынлы Йосыповлар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Наҗия Шаһит кызы - тугыз оныкның, унбер оныкчыкның сөекле әбисе. Аның зур һәм тату гаиләсе һәрвакыт янәшә, әниләре, әбиләрен ярату, кайгырту һәм тирән хөрмәт белән уратып алынган. «Хезмәт ветераны» мактаулы исеме – аның күпьеллык фидакарь хезмәтенең лаеклы бәяләнүе.

Наҗия Шәһит кызы Йосыпова бүген Кычытканлы авылында үз өендә гомер итә. Бу истәлекле көнне ихлас котлаулар кабул итүе аның хезмәт, ныклык, гаиләсенә һәм кече ватанына булган мәхәббәте белән тулган гомерлек ихтирам билгесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International