Нурлатта җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре яз көне үк башлана

2025 елның 2 августы, шимбә

Нурлат җылылык челтәрләре оешмасында быелгы җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре бара.

Яшлек микрорайонында урнашкан 3нче котельная бүген яңа сезонга 100 процент күләмендә әзер.

Котельный бинасында идеаль чисталык, краннар, вентильләр номерланган, имзаланган.

– Бу котельныйның үзәге, - диде мастер Владимир Мишин, артындагы казаннарга күрсәтеп.

Владимир Сергеевич, башкарылган эшләр исемлеге белән таныштырып, слесарь Ренат Нургалиев белән бер-ике җөмлә алышырга өлгерде, ул нәкъ шул вакытта электр двигателендәге подшипникларны яңадан тикшереп чыкты.

– Ябу арматурасын ремонтладык, казаннарны, төтен чыгаргычларны чистарттык, вентильләрне резервацияләдек, казаннарның саклагыч клапаннарын көйләдек, КИПиА хезмшткәрләре дә үз җиһазларын көйләде, – дип дәвам итте Владимир Мишин.

Әлеге котельныйга кергән хезмәт күрсәтү зонасы зур – тулысы белән Яшлек микрорайоны, ә монда, күпфатирлы йортлардан тыш, мәктәп тә, балалар бакчасы да, нефтьчеләр, сәнәгать зонасы да бар. Тулаем алганда, җылылык челтәрләренең баш инженеры Мансур Камалетдинов сүзләренә караганда, 2025-2026 елгы сезонга әзерлек ахырына якынлашеп килә. Барысына да өлгерү өчен коллектив ремонт эшләренә яз көне, ягу сезоны тәмамлангач ук керешкән.

– Шәһәрдә һәм районда җылылык белән тәэмин итү чыганагы булып 42 котельный тора, алар 236 күпфатирлы йортны, 17 шәхси йортны, 28 мәктәпне, 10 балалар бакчасын, 8 башкарма һәм суд хакимияте объектын, сырхауханә һәм хастаханә шәһәрчеген, 173 башка кулланучыны җылыта. Ике торбалы җылылык челтәрләренең озынлыгы 34 километрдан артык тәшкил итә, – дип билгеләп үтте ул һәм ремонт чорында башкарылган чаралар турында сөйләде-казаннарны да, җылылык-механика һәм электр көче җайланмаларын да ремонтлау, техник хезмәт күрсәтү юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Ә бу көннәрдә предприятие бригадасын Мәктәп урамында очраттык: 12нче йорттан алып «Тиенкәй» балалар бакчасына кадәр алар җылылык челтәрләрен реконструкциялиләр, аның озынлыгы 570 метр тәшкил итә. Островский һәм Линия урамнарында да шундый ук эшне башкарганнар.

Ремонт белән беррәттән хезмәт күрсәтүче персоналны укыту һәм аттестацияләү кебек мөһим эш башкарылган. Баш инженер әйтүенчә, июльнең беренче числоларында предприятиенең җылылык бирү сезонына әзерлеген Ростехнадзор инспекторлары да тикшергән.

- Хәзер булган кисәтүләрне бетерү өстендә эшлибез. 25 августка барысы да үтәләчәк, - дип ышандырды баш инженер.

Алда җәйнең бер ае калып бара. Сентябрьнең нинди булачагын әйтүе кыен. Ләкин моның өчен борчылырлык сәбәпләр юк шикелле: әгәр 5 көн эчендә һава температурасы 8 градустан артмаса, җылылык бирү сезоны  ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International