Иртәгә аңа 84 яшь тулган булыр иде.
2025 елның 1 августында мөхтәрәм аксакал, талантлы җитәкче, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре Вәлиуллин Исхак Гарифулла улының йөрәге тибүдән туктады.
Исхак Гарифулла улы 1941 елның 3 августында Октябрь районы Фома авылында туа. Аның тормыш юлы туган якка хезмәт итү, хезмәт сөючәнлек һәм эшкә тугрылык үрнәге була. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң ул Бөгелмәнең 1 нче СПТУсында (1965) һәм Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумында (1969) белем ала һәм хезмәт эшчәнлеген шунда ук производствода белем бирү мастеры булып башлый.
Аның һөнәри карьерасы бай һәм җаваплы була. 1969-1980 елларда «Сельхозтехника» район берләшмәсендә инженер, ремонт остаханәләре мөдире (Азнакай бистәсе); ПМК-17 техник-механигы (Яңа Чишмә авылы); механик, НУРБ автоколоннасы начальнигы булып эшли.
1980 елдан ул «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең технологик транспорт идарәсен җитәкли, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары булып эшли.
Нурлат УТТсын төзү башында торган һәм 25 елдан артык уңышлы җитәкчелек итеп якташларының тирән хөрмәтен яулый. Ул аны үзенә генә хас булган җитәкче таланты, кешеләргә карата җылы мөнәсәбәте, игелеге белән яулап ала алды.
Исхак Гарифулла улы төбәкнең транспорт инфраструктурасын, нефть тармагын үстерүгә һәм Нурлатны торгызуга зур өлеш кертте. Аның белеме, тәҗрибәсе һәм оештыру сәләте хезмәттәшләре һәм җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнә. Исхак Гарифулла улының казанышлары «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем, күп санлы мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Ул «Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины», 2020 елда «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгесе белән бүләкләнде.
Хөрмәтле, талантлы җитәкче һәм чын профессионал Исхак Гарифулла улы Вәлиуллинның якты истәлеге нурлатлыларның, аны белгән һәм аның белән эшләгән һәркемнең йөрәгендә мәңге сакланачак.
Исхак Гарифулла улы Вәлиуллин белән хушлашу бүген, 2 августта, сәгать 10.30да үзе озак еллар мәзин булып торган Кормыш микрорайонындагы мәчет янында узды.