Нурлат районында яңа модульле ФАПларны ачуга әзерләү төгәлләнеп килә

2025 елның 1 августы, җомга

«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклау беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында Нурлат районында Биләркүл һәм Кизләү фельдшер-акушерлык пунктларының модульле типлаштырылган биналары төзелде.

Хәзер биредә мебель урнаштыру һәм медицина җиһазларын монтажлау бара. Шулай ук эшне башлау өчен кирәкле рөхсәт документациясен алу көтелә. Шул ук вакытта янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү эшләре дә төгәлләнә.

Яңа ФАПлар ачылу ерак авылларда яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк, бу авыл җирендә уңайлы тормыш алып бару өчен мөһим шарт булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International