Бутаиха поселогы зур гаилә бәйрәме үзәгенә әверелде - биредә Татарстан Республикасы Рәисенең «Гаилә территориясе» грант проекты кысаларында күңелле мәдәни марафон уздырылды.
"Грани” мәдәни - ял үзәге оештырган чара төрле буын кешеләрен берләштерде, кунакларга онытылмаслык хисләр һәм җылы очрашу шатлыгын бүләк итте.
Иртәдән бирле мәйданчыкта җанлы атмосфера хөкем сөрә. Тамашачыларны яраткан артистлары Галина Долгова һәм Юрий Иванов, Сирень Айткулова, Антонина Артамонова, шулай ук Егоркинодан «Шульгеме» һәм Төрнәс авылының “Балан төсе” («Цвет калины») фольклор коллективлары чыгышлары сөендерде. Җирле талантлар да читтә калмады, тамашачыларга ихлас иҗади номерлар бүләк итте.
Чәчтараш эшләү зонасы аеруча шау — шу уятты, анда мастер Елена Гольнева тәнәфессез эшләде-үзләрен тәртипкә китерергә теләүчеләр беренче минуттан чиратка тезелде. Ә тарих сөючеләр китапханә әзерләгән «Сәлам сиңа, Бөек Җиңү» күргәзмәсе белән кызыксынып танышты. Зүзәй авылында яшәүче хатын-кыз, «Хәтер» һәм «Алар җиңү белән кайттылар» китапларын укып, фронтовик абыйсы турында мәгълүматларны күз яшьләре белән укыды.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее уникаль экспонатлар белән күчмә экспозиция оештырды. Балалар солдат каскаларын кызыксынып киеп карадылар, ә өлкәннәр үткәндәге тарих битләрен сагынып искә алдылар. Ярминкәдә Нурлат эшмәкәрләре кунакларны җирле затлы ризыклар белән сыйладылар, бәйрәмгә тәм һәм төсмер өстәделәр.
Бу концерт кына түгел, ә Бутаиха, Мамык, Төрнәс, Сәләнгеш һәм Зүзәй халкын җыйган чын гаилә фестивале булды. Балалар сәхнә янында биеделәр, өлкән буын таныш фронт җырларына кушылып җырлады, ә халык артистларның чыгышларын алкышлар һәм "Афәрин!” сүзләренә күмде.
Оештыручылар Мамык һәм Төрнәс авыл җирлекләре башлыклары Валерий Рыжков һәм Виктор Беловка бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итүләре өчен, шулай ук рус мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Юлия Магаринага проектны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәләр. Аерым рәхмәт сүзләре — җылы кабул иткәннәре һәм чын күңелдән кичергән хисләре өчен Бутаиха халкына, аларның әлеге күңелле чарада актив катнашулары концертны оештыручылар өчен иң яхшы бүләк булды.