Нурлат районының беренче меңлекне тутырган комбайнчылары район башлыгыннан бүләкләр алды

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Дамир Ишкинеев механизаторлар Андрей Корнеевка, Данил Магусевка һәм Антон Ермошкинга акчалата сертификатлар тапшырды.

«Нурлат-Агро» хуҗалыгы кырларында Нурлат районының беренче меңлекне тутырган комбайнчыларны бүләкләделәр. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре беренчеләрдән булып 1000 тонна ашлык суктыруның мактаулы чиген узды. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев урып-җыю алдынгыларын котларга кырга килде. Тантаналы шартларда ул Андрей Корнеевка, Данил Магусевка һәм Антон Ермошкинга акчалата сертификатлар тапшырды.

Комбайнчыларга һәм хуҗалык җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Дамир Азат улы эшләрнең көйле оештырылуын билгеләп үтте. Бүгенге көнгә хуҗалык үзенең бөртекле мәйданнарының 33% җыеп алган инде.

 "Һава торышы яхшы, уңдырышлылык югары – гектарыннан 40 центнердан артык чыга. Уңышны югалтуларсыз җыеп алуыгызны телим. Эшләрне бик яхшы дәрәҗәдә оештыруыгыз өчен рәхмәт: «Нурлат-Агро» да барысы да комплекслы һәм төгәл эшли», – диде Дамир Азат улы.

Механизаторларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов та котлады. Хезмәт бәйрәменең тантаналы атмосферасын мәдәният хезмәткәрләре дә хуплады, алар агитбригада башкаруында концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Гомумән алганда, Нурлат районында урып-җыю эшләре ышанычлы темплар белән бара. Бүгенге көнгә бөртекле культуралар мәйданының 27%ы суктырылган, тулаем ашлык күләме 28 000 тонна чамасы тәшкил итә. Район буенча уртача уңыш күләме югары дәрәҗәдә – гектардан 40,5 центнер.

Хәзер кыр хезмәтчәннәре көзге бодай, рапс һәм арпа җыюга игътибар итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International