Нурлат үзгәрә: 11 ишегалды төзекләндерелгән, тагын дүрт ишегалдында эшләр бара

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Нурлат көннән-көн үзгә!

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында шәһәрдә 11 ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре төгәлләнгән инде, ә алдагы дүрт участокта эшләр тулы куәтенә бара.

Эшәләр кайда бара соң?

Хәзер подрядчылар түбәндәге адреслар буенча ишегалларын үзгәртеп кору өстендә актив эшлиләр:

Совет ур., 76, 78, 80, 86 й.

Козлов ур., 16 йорт һәм М. Х. Сәлимҗанов ис., 3, 5 й.

 

К. Маркс ур., 48 һәм Спорт ур., 12 й.

Совет ур., 92 й.

Бу территорияләрдә участокларны бүлү, грунт әзерләү һәм борт ташларын урнаштыру башланды инде. Белгечләр шулай ук ишегалдының барлык элементлары матур гына түгел, функциональ дә булсын өчен урам утлары  торышын тикшерде.

Тормышның яңа сыйфаты

Йортларның төзекләндерелгән ишегаллары - яңа асфальт һәм пөхтә чәчәк түтәлләре генә түгел әле. Бу ял итү, балалар уеннары һәм кичке сәфәрләр өчен уңайлы урын. Чиста һәм заманча территорияләр уңайлы атмосфера тудыра, анда бөтен гаилә белән вакытны үткәрү бик күңелле.

Матурлыкны саклауга барыбыз да бергәләп кушылыйк!

Шәһәр администрациясе Нурлат халкын яңартылган ишегалларына сакчыл карарга: чисталыкны сакларга, эшчеләрнең һәм күршеләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә өнди. Уртак йортыбызда без бары тик бергә генә уңайлылыкларны саклый алачакбыз бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International