Район Башлыгы Дамир Ишкинеев ветераннар һәм махсус операция сугышчылары белән очрашты

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Чарада «Сугышчан туганлык»ның Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Вениамин Чубаренко катнашты, ул бүген Нурлатка эш визиты белән килде.

Ул Нурлат районында яшәүчеләрнең волонтерлык эшчәнлегенә югары бәя бирде, фронтка җибәрелгән гуманитар ярдәм күләме буенча Нурлат республикада алдынгы урыннарда тора, дип билгеләп үтте.

Биредә үз эшчәнлекләре турында «Сугышчан туганлык»ның Нурлат бүлеге җитәкчесе Зиннур Мотаһиров, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Татьяна Максимова һәм башкалар сөйләде.

Махсус операция ветераннары һәм алгы сызыктан кыска вакытлы ялга кайтучылар очрашу барышында хезмәт, тернәкләнү, тыныч көннәр турында сөйләделәр, шулай ук район җитәкчелегенә, нурлатлыларга, волонтерларга һәрьяклап ярдәм иткәннәре, якыннары турында кайгыртканнары өчен ихлас рәхмәт белдерделәр.

"Махсус операциядә мин -  өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән үк. Донецк, Луганск юнәлешләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаштым, торак пунктларны азат иттек. Бәрелешләрнең берсендә яраландым, кызганычка каршы, аякны саклап кала алмадылар, табиблар аны ампутацияләде. Хәзер, озак дәваланганнан соң, терелдем, протезга бастым, тыныч тормышны җайга салам. Ә мондый очрашулар безнең өчен, СВО ветераннары өчен, югары дәрәҗәдә сөйләшү, проблемалар һәм мәсьәләләр турында фикер алышу мөмкинлеге. Дамир Азат улы Ишкинеев йөзендә район җитәкчелегенә кайгыртулары өчен рәхмәт», – дип уртаклашты Нурлаттан Владимир Коренков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International