Нурлатта икенче милли бизәкле чуваш туе узды

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Бүген Нурлат районының ЗАГС бүлегендә «Милли туйлар» проекты кысаларында чуваш милли традицияләрен саклап, яшь парларны теркәү тантанасы үтте.

Кияү белән кәләш – Абляскиннан Вадим Маланьин һәм Андреевкадан Марина Егорова, шулай ук аларның әти-әниләре, күпсанлы кунаклар тантанага чуаш киемнәре, тухъя һәм хушпу баш киемнәре киеп килгәннәр.

 «Күпмилләтле Нурлат» җирле иҗтимагый оешмасы 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика грантлары бирү конкурсында җиңүче булды, без грант оттык һәм бу акчага туй киемнәре – яшь парлар, ата-аналар өчен татар, рус һәм чуаш костюмнары тектек. Без инде бер татар туе уздырдык, бу икенчесе - чуваш туе, якын арада тантананы рус стилендә дә оештырырга ниятлибез", - дип билгеләп үтте чуваш милли мәдәни үзәге җитәкчесе, район Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева.

Теркәү залына керү урынында яшьләрне, шулай ук мәртәбәле кунакларны Андреевкадан «Сеспель» һәм Егоркинодан «Шульгеме» чуваш җыр ансамбльләре каршы алды, алар борынгы туй җырларын башкарды.

Менә күптән көтелгән момент килеп җитте: никахлашуны теркәү, балдаклар алмашу, ир белән хатын беренче үбешүе, никахлашу турында таныклык тапшыру, ата-аналарның ризалыгын алу... Һәм Маланьиннар беренче гаилә биюен дә чуваш көенә башкарды.

Бу көнне яшь гаиләне район Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм шәхсән үз исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова мөһим һәм шатлыклы вакыйга белән котлады.

 

"Бүген яшь, матур гаилә барлыкка килде. Бер-берегезне яратыгыз, хөрмәт итегез, бергә сөенегез. Өегездә җылы һәм уңайлы булсын, балаларыгыз сезнең нәселегезне дәвам итсен, чуваш халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакласын. Этно-туй - ул бик күркәм традиция, без үз мәдәниятебезне сакларга һәм кадерләргә, аны балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга җиткерергә тиеш. Бәхетле булыгыз", - дип җылы сүзләр әйтте Әлфия Салих кызы һәм Маланьиннарга беренче гаилә документын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

Ата-аналарның фатихасыннан соң котлау сүзләренә күпсанлы туганнары һәм дуслары кушылды.

"Яшьләрнең бу гаҗәеп проектта катнашырга һәм милли туй үткәрергә карар итүләре бик сөендерә - беренче гаилә тантанасын алар ата-бабалары стилендә бәйрәм итәләр. Алар үзләренең чуаш милли традицияләренә тугрылыкларын һәм тугры калуларын күрсәтәләр. Бер-беребезгә һәм мәдәниятебезгә булган мәхәббәтне алар гомер буе таратырлар дип өметләнәбез", - дип котлады яшь парларны Галина Терентьева.

 

Тантанада чувашларның борынгы туйларын үткәрүнең барлык этапларын да үтәргә тырыштылар: «Шульгеме» ансамбле кәләшнең хатын статусына күчүен күрсәткән йоланы күрсәтте, аннары яшь хатын барлык кунакларны чуваш милли эчемлеге сара белән сыйлады, ә чакырылганнар, эчемлекне эчеп, гаилә тормышының имин булуын күрсәтеп, кружкага тәңкәләр салдылар.  Аннары мәртәбәле кунакларны һәм барлык катнашучыларны ике гаиләнең туганлашуын символлаштырган «Таванлах ташшы» гармунга биюгә чакырдылар. Тантана ахырында «Сеспель» һәм «Шульгеме» ансамбльләре башкаруында «Асату юррисем» яңгырады.

Белешмә: «Милли туйлар» проекты 2021 елда старт алды, аның төп бурычы телне саклап калу гына түгел, ә халык традицияләрен үстерү, аларны буыннан-буынга тапшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International