Хөрмәтле райондашлар!
Сезгә террорчылык актлары нәтиҗәләре белән бәйле фото - һәм видеоматериалларны Интернет челтәрендә бастыруны катгый тыю турында искә төшерәбез. Бу кагыйдәне бозу Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә җитди хокукый нәтиҗәләргә һәм җаваплылыкка китерә.
Сездән уяулык күрсәтүегезне һәм мондый мәгълүматны социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм башка ачык чыганакларда таратудан тыелуыгызны сорыйбыз. Әйдәгез, илебезнең һәм һәр гражданның иминлеге турында бергәләп кайгыртыйк.
Игътибарлы һәм җаваплы булыгыз!