Нурлатта “Күршеләр – иң якын кешеләр” проекты күңелле “Бию-фест"тан башланды

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Ул чын мәгънәсендә тере аралашу, уртак иҗат һәм күркәм традицияләр бәйрәменә әверелде.

Нурлатта «Күрше-фест» республика проекты кысаларында чаралар сериясенә старт бирелде. Беренче мәдәни чара - Карл Маркс урамындагы 1нче йорт ишегалдында зур күләмле «Бию-фест» ишегалды бәйрәме узды.

«Нурлат йолдызлыгы» социаль проектларга һәм инициативаларга ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы инициативасы белән оештырылган «Күршеләр – иң якын кешеләр» проекты (авторы – Резеда Гиняева) «Күрше – фест» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Аның максаты – Карл Маркс, Гагарин һәм Сәлимҗанов урамнарындагы күпфатирлы җиде йортта яшәүчеләр арасында күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыту.

«Биюфест»ны ачу тантанасында катнашучыларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде. Ул Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган халык проектының әһәмиятен билгеләп үтте.

«Күршеләр – иң якын кешеләр» проектының барлык чаралары да шулай ук бердәм узачагына ышанам. Сез Нурлат ишегалларының ничек үзгәрүен күрәсез: «Безнең ишегалды» программасы кысаларында инде 108 ишегалды яңартылды, шуларның 15е – быел. Параллель рәвештә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясала, җәмәгать урынарының яңалары булдырыла. Болар барысы да сезнең уңайлылык өчен эшләнә. Ә ишегалды бәйрәмнәре сезне дуслаштырырга, якынайтырга һәм күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытсын. Бу территорияләрнең активлык территориясе булуын телим!"- диде Дамир Азат улы.

Дамир Ишкинеев шулай ук шәһәрнең актив халкына «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга керткән өлешләре, энтузиазмнары, битараф булмаганнары һәм актив позицияләре өчен Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ә “Бию-фест" исә төрле яшьтәге нурлатлылар өчен чын күңелдән аралашу, уртак иҗат һәм күркәм традицияләр бәйрәменә әверелде. Балалар аниматорлар белән күңел ачу уеннарында, спорт ярышларында һәм туган шәһәребезнең тарихын һәм мәдәниятен белү буенча викториналарда бик теләп катнаштылар. «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» волонтерлары мәйданчыклары һәм төрле мастер-класслар белән актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге халыкны һәм кунакларны аеруча кызыксындырды.

Бәйрәмнең кульминациясе татар биюе буенча мастер-класс булды. «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе хореографы Надежда Хворостьева һәм «Незабудки» коллективы катнашучылары җитәкчелегендә шәһәр халкы милли бию нигезләрен үзләштерде, аннары бергәләп халык алдында чыгыш ясады. Бу берләштерүче бию төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен җыйды. Бәйрәм кунаклары кайнар чәй белән сыйланды, җирле талантлар чыгышларыннан торган матур концерт карады, күпсанлы конкурсларда катнашып бүләкләр яулый алды. Бию ярышлары аеруча популяр булды.

Проект авторы Резеда Гиняева хәбәр иткәнчә, «Күршеләр – иң якын кешеләр» кысаларында Нурлатта тагын ике чара узачак. Иң яхшыларны да билгеләячәкләр. Катнашучы йортларда яшәүчеләр арасында «Иң матур өй алды бакчасы», «Үрнәк домком», «Иң җырлаучы күршеләр», «Иң биюче күршеләр», «Милли ризык» («Иң мул ризыклы күршеләр»), «Иң дус подъезд» һәм «Иң яхшы шахматчы» конкурслары игълан ителде.

Җиңүчеләрне мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар көтә. Иң тату йортның фасадында истәлек тактасы пәйда булачак, ә иң яхшы йорт махсус приз – йорт яны эскәмиясе яки «Күрше» логотибы белән шахмат өстәле комплектын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International