Роспотребнадзор бахча культураларын сатуга карата таләпләрне аңлатты

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Автомобиль юллары буйлап, җиһазландырылмаган сәүдә урыннарыннан бахча культураларын сату ыела, шуңа күрә мондый урыннарда тиешле санитар экспертиза узмаган карбыз һәм кавын сатып алырга ярамый.

Моннан тыш, карбыз автомобильләрнең төтен чыгаргычлардан чыкан газлардагы авыр металларны үз эченә сеңдерә.

Бахчачылык культураларын сату өчен санкцияләнгән урында бакчачылык культураларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган документларның тулы пакеты (сертификат яки декларация, карбыз үстергән оешма тарафыннан бирелгән сыйфат турында таныклык) булырга тиеш; сатучының эш урынында шәхси медицина кенәгәсе, карбыз сатучы юридик зат турында мәгълүмат, эш вакыты күрсәтелгән вывеска, үлчәү булырга тиеш.

Кагыйдәләр буенча сәүдә урыны киртәләп алынырга һәм япма  астында булырга тиеш, карбызлар тент белән капланырга тиеш, җирдә түгел, ә махсус стеллажларда сакланырга тиеш, эш көне азагында аларны урамнан җыештырырга тиешләр. Тәмен белү өчен кисәк кисү яки карбызны кисәкләргә кисү катгый тыела-киселгән урында зарарлы микроорганизмнар бик тиз үрчи. Сатучыдан лаборатор контроль нәтиҗәләрен һәм продукциянең килеп чыгышын раслаучы документларны сорарга киңәш итәбез, – намуслы сатучыларда алар һәрвакыт кулларында.

Карбыз сатып алганда иң зурысын да, иң кечкенәсен дә алырга кирәкми. Иң яхшысы-уртача зурлыктагы карбызларны сайлау. Киселгән карбыз һәм кавыннарны өйдә суыткычта гына саклагыз.

Җимешләрне кискәнче, аларны сабынлы җылы су белән яхшылап юарга онытмагыз, чөнки туфрак, тузан кисәкчекләре, кабыктагы микроорганизмнар, җимеш эченә эләгеп, эчәк инфекциясенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сатучыдан йомшаклыкны күрү өчен карбызны өчпочмаклап кисеп күрсәтүен сорарга ярамый.

Әгәр сез сатып алган карбызның әче исе барлыгы ачыкланса, аны һич кенә дә ашарга ярамый - азыктан агулану булырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International