Нурлат ветераннары оешмасына яңа компьютер техникасы кайтты

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Бу мөһим ярдәм ветераннар хәрәкәте активистларының эш шартларын сизелерлек яхшыртачак һәм оешманың мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.

Шушы көннәрдә Нурлат җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасына заманча компьютер һәм оргтехника кайтты. Яңа техника алу Нурлат ветераннарына яңа мөмкинлекләр ача, онлайн-чараларда, проектларда һәм укыту программаларында активрак катнашырга мөмкинлек бирә, электрон сервисларга һәм хезмәтләргә керүне җиңеләйтә.

"Бу мөһим ярдәм һәм безнең ветераннарга, аларның ихтыяҗларына һәм инициативаларына зур игътибар билгесе. Хәзер без тагын да нәтиҗәлерәк эшли, бер-беребез һәм югарырак оешмалар белән оперативрак хезмәттәшлек итә, пенсионерларыбыз файдасына заманча мәгълүмати ресурслардан файдалана алачакбыз. Районның барлык ветераннары һәм пенсионерлары исеменнән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм шәхсән ветераннарның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Газиз улы Иштирәковка күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәм», – дип билгеләп үтте җирле ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International