Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлады

2025 елның 27 июле, якшәмбе

Хөрмәтле хәрби диңгезчеләр һәм флот ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм!

Флоттагы хәрби сугышчылар Һәрвакытта да зур дәрәҗә һәм фидакарьлек белән үз бурычларын үтәгәннәр. Алар һәрвакыт кырыс дисциплина, батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге булып тора. Хәрби-Диңгез Флоты -  Ватаныбызның горурлыгы, Россиянең диңгез чикләрендә Милли иминлек гаранты булып тора.

Бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим! СВО зонасында бүген хәрби постта дәүләтебезнең илкүләм мәнфәгатьләрен яклаучыларга аерым рәхмәт!

«Йөрәкләрдә Җиңү утын саклыйбыз» күчмә концерты

30 июльдә 16:00 сәгатьтә Бутаиха бистәсендә Бөек Җиңү истәлеген саклауга багышланган күчмә концерт була.

Чара Лесозавод урамындагы элеккеге урманчылык конторасы янындагы мәйданчыкта узачак.

Программада:

Нурлат районы үзешчән сәнагать артистлары чыгышлары

Музей һәм китапханә эше

Түбән бәяләрдән чәчтараш хезмәтләре

Керү ирекле. Концертка рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International