Хөрмәтле хәрби диңгезчеләр һәм флот ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм!
Флоттагы хәрби сугышчылар Һәрвакытта да зур дәрәҗә һәм фидакарьлек белән үз бурычларын үтәгәннәр. Алар һәрвакыт кырыс дисциплина, батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге булып тора. Хәрби-Диңгез Флоты - Ватаныбызның горурлыгы, Россиянең диңгез чикләрендә Милли иминлек гаранты булып тора.
Бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим! СВО зонасында бүген хәрби постта дәүләтебезнең илкүләм мәнфәгатьләрен яклаучыларга аерым рәхмәт!