Дамир Ишкинеев күчмә киңәшмә барышында ишегаллары һәм җәмәгать урыннарының сыйфатын бәяләде.
Район башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев җитәкчелегендә Башкарма комитет хезмәткәрләре белән шәһәр мохитен үстерүгә багышланган күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар «Безнең ишегалды» программасы кысаларында элек төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен, агымдагы ел объектларын, «таушалып барган» ишегалларын, шулай ук шәһәрнең парк һәм скверларын карады.
Балалар мәйданчыклары, яшеллек һәм асфальт торышына аерым игътибар бирелде. Тикшерү барышында оператив ремонт таләп итә торган проблемалы участоклар ачыкланды. Киләсе атнада ук иң кискен төзекләндерү таләп ителгән ишегалларында җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр башланачак.
Дамир Азат улы комплекслы якын килүнең мөһимлегенә басым ясады:
“Төп эшләрдән тыш, агачларны тәртипкә китерергә, коммуникацияләрне буярга һәм чисталыкны сакларга кирәк".
Идарәче компанияләр җитәкчеләренә территорияләрне яшелләндерү өчен халык белән хезмәттәшлекне көчәйтергә һәм кисәтүләрне вакытында бетерергә күрсәтмә бирелде.
Аерым алганда, район башлыгы иҗтимагый киңлекләр буенча бурычлар куйды "Сыйфатлы шәһәр мохитен булдыру - муниципалитет иминлегенең нигезе. Без парк һәм скверларны техник яктан төзек һәм эстетик яктан яхшы хәлдә тотарга тиеш", - дип басым ясады ул.
Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы кысаларында билгеләп үтелгәнчә, 2020 елдан Нурлатта 108 ишегалды төзекләндерелгән. 2025 елда тагын 15 территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә, аларның ачылышын традицион бәйрәмнәр белән билгеләп үтәчәкләр.
Ахырда Дамир Ишкинеев Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты командасына һәм «Безнең ишегалды» программасына уңайлы мохит булдыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.