Бүген патриотик палаткалы лагерьны ачу тантанасы булды.
Чарада мәртәбәле кунаклар катнашты:
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова;
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Татьяна Тимофеева;
«Юнармия»нең җирле бүлеге башлыгы Владимир Михейкин.
Алар Нурлат, Әлки һәм Чирмешән районнарыннан килгән 50 яшь катнашучыны смена башлану белән котладылар, аларга якты тәэсирләр, ныклы дуслык һәм үзара ярдәмләшү теләделәр.
Якын көннәрдә балаларны патриотик тәрбиягә, физик үсешкә һәм бердәмлеккә юнәлдерелгән бай программа көтә.