24 июльдә «Татарстанда - җәй» республика проекты кысаларында «Мирас» яшьләр клубы хезмәткәрләре «Җәйге кәеф» интерактив программасын үткәрде.
Чара шәһәр спорт паркының ачык мәйданчыгында узды.
Яшүсмерләр мавыгып тематик кроссвордлар, җәйге ребуслар һәм логик башваткычлар чиште. Кичке атмосфера җанлы аралашуга ярдәм итте һәм чын-чынлап җылы, рухи мохит тудырды.
"Барлык катнашучыларга шат елмаюлары һәм активлыклары өчен рәхмәт белдерәбез! Мондый очрашулар интеллектны үстереп кенә калмый, онытылмаслык хис – кичерешләр дә бүләк итә», - дип билгеләп үтте «Мирас» клубы хезмәткәрләре.