«Нурлат йолдызлыгы» АКО «Күршеләр» («Иң якын кешеләр» ) яхшы күршелек фестиваленә әзерләнә.
Карл Маркс урамындагы 1нче йорт ишегалдында күчмә оештыру киңәшмәсе узды.
Проектның партнерлары – җитәкчеләр һәм Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашты. Уздырылачак бәйрәм программасы җентекләп тикшерелде, ә җаваплы затлар алдына конкрет бурычлар куелды.
Фестивальнең төп максаты - аны Үзәк микрорайон халкы өчен чын дуслык һәм бердәмлек бәйрәме итү.