Биләркүлнең яшь экологлары республика мәктәп урманчылыклары слетында уңышлы чыгыш ясады

2025 елның 25 июле, җомга

Биләркүл мәктәбенең «Озон зонтигы» отряды Нурлат районын мәктәп урманчылыкларының республика слетында лаеклы тәкъдим итте.

Ярышларның беренче көнендә команда спорт эстафетасында бик яхшы физик әзерлек һәм команда рухы күрсәтеп, призлы 3нче урынны алды.

Икенче көнне уңыш тагын да зуррак булды: Биләркүл урта мәтәбе  яшь экологларының иҗади номеры слетта иң яхшысы дип табылды.

Балаларны һәм аларның җитәкчесе Людмила Еремееваны гаҗәеп казанышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә туган як табигатен өйрәнү  һәм сакларга өйрәнүдә уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International