23 июльдән Нурлат һәм Нурлат районы территориясендә «Такси» дип исемләнгән киң масштаблы оператив-профилактик чара үткәрелә.
Акция 1 августка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге.
Чараның төп максаты - такси пассажирларының иминлеген тәэмин итү һәм бу өлкәдә хокук бозуларны булдырмау. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче машина йөртүчеләр һәм транспорт чаралары эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтәчәк.
Рейдлар барышында машина йөртүчеләрнең барлык кирәкле документлары булу - булмавына, автомобильләрнең техник торышына, машина йөртүчеләргә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк.