Татарстанда яшен һәм көчле җил аркасында давыл турында кисәтү игълан ителде

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә якындагы сәгатьтә, көн азагына кадәр һәм 2025 елның 23 июлендә кич белән, җилнең 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе ( урыны белән 23 м/с кадәр), яшенле көчле яңгыр,  боз явуы көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш бирә:

реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астынаа качарга ярамый,

балаларны караучысыз калдырмагыз,

өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International