Роман Чахмахчевка "Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Бу хакта атналык планеркада Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев хәбәр итте.

Ул Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре Роман Чахмахчевны әлеге вакыйга белән котлады, Мактау грамотасын тапшырды, район Советының актив депутаты, җәмәгать эшлеклесе, меценат, волонтер буларак район алдындагы казанышларын җиткерде. Роман Саввич шулай ук юбилее уңаеннан котлаулар да кабул итте: шушы көннәрдә аңа 70 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International