«Нурлат йолдызлыгы» социаль проектларга ярдәм үзәге үзәк микрорайон ишегалларын җылылык, иҗат һәм бердәмлек мәйданчыгына әйләндерәчәк - «Күршеләр — иң якын кешеләр» мавыктыргыч һәм күңелле проектын башлана.
Сәлимҗанов, Гагарин һәм Карл Маркс урамнарында яшәүче 450 дән артык кеше күршеләрен якынайту һәм күршелек традицияләрен яңарту өчен онытылмас вакыйгаларда катнашачак.
Биюләр, тәмле ризыклар һәм халык уеннары: нурлатлыларны тагын нинди чаралар көтә соң?
Фестиваль программасы бик бай:
«Бию фест» – татар биюләре буенча мастер-класслар, балалар өчен халык уеннары һәм туган шәһәребез турында мавыктыргыч квест.
«Татар сые» гастрономия ярминкәсе - кулинарлар ярышы, биоредщ һәр ризык кунакчыллык символына әвереләчәк. Җиңүчеләрне төзүчеләр һәм «Фортуна» кафесының шеф-повары экспертлары сайлаячак.
«Кичке җыен» - шашка, шахмат, өчпочмак ясау буенча мастер-класс һәм самавырдан хуш исле тәмле чәй белән кичке сабантуй. Кунакларны чын бәйрәм рухы көтә - милли киемнәрдән килегез!
Фестиваль күңел ачып кына калмыйча, халыкны берләштерәчәк: биредә конкурсларга йомгак ясалачак, иң активларны бүләкләячәкләр һәм, әлбәттә, һәркем: «Минем ишегалдым – минем гаиләм», - дип хис итәрдәй атмосфера тудырылачак.
Күршелек кыйммәтләре бәйрәменә әзерме? «Күршеләр»дә очрашканчыга кадәр!
0+