Шушы көннәрдә Биккол авылы мәдәният йортында туганлык җепләрен ныгыткан чара узды.
Биккол авылында Мәскәү өлкәсендә яшәүче Минсалих Садыйков Коръән мәҗлесен оештырды. Аның ата-бабалары җирендә үткән бу чара Ситдыйк бабайның күп санлы токымнарын гына түгел, авыл халкын да берләштерде.
Мәскәү өлкәсенең Воскресенск мәчете имамы Минсәлих Садыйков Мәскәүдә туган, әмма аның тамырлары Биккол авылы белән нык бәйләнгән. Бабасы Кәрим Ситдыйков нәкъ менә шушыннан. Бүген авылда аның күп кенә туганнары яши. Гаилә тарихына мәхәббәт, нәсел шәҗәрәсе һәм ата-бабалар җире белән кызыксыну Минсалих Вәгыйзь улын бикколлылар белән актив элемтәгә керергә рухландыра. Ул авылдашларының тормышын күзәтеп кенә калмыйча, булган хәлләр белән кызыксынып, үз фикере белән уртаклашып, авылның группа чатының даими катнашучысы булып тора.
Коръән мәҗлесе төрле шәһәрләрдән биш баласы: Ибраһим, Исмәгыйль, Кәрим, Миңнеруй һәм Миңнегөл булган Ситдыйк бабайның нәсел варисларын җыйган. Бәйрәмгә шулай ук Биккол авылы халкы да чакырылган иде. Табынга җыелучылар алдында, алар 45 кеше иде, Нурлат районы мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов чыгыш ясады һәм гыйбрәтле вәгазь сөйләде. Руслан хәзрәт Фәрхетдинов укыган изге Коръән сүрәләре һәркемдә тирән тәэсир калдырды.
Авылның имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Гәрәев Минсалих Садыйковка мәҗлесне оештыруы һәм Биккол мәдәният йортында кунакларны кабул итүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.
Мәҗлесне оештыручы Минсалих Вагыйзович һәр кунакка аерым игътибар бирде. Ул авылда яшәүче өлкән яшьтәге авылдашларының берсе Ркыя апа Минвәлиеваны 95 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлады, аңа сәдака бирде һәм ныклы сәламәтлек, иминлек теләде.
Бу Коръән мәҗлесе Минсәлих Садыйковның тарихи Ватаны һәм авыл халкы белән туганлык җепләрен һәм рухи бәйләнешен ныгыткан мөһим вакыйгага әверелде.