Нурлатта Халыкара шахмат көненә багышланган бәйрәм шахмат турниры узды

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Шәһәрнең Мәдәният сараенда узган ярышларда 22 шахматчы катнашты.

Нурлат спортчылары Халыкара шахмат көнен традицион турнир белән билгеләп үтте, бирегә әлеге интеллектуаль уенны яратучылар җыелды. Турнирны шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов ачып җибәрде, ул катнашучыларны сәламләде һәм барысын да бәйрәм белән котлады.

Шахмат такталарында җиңү өчен көрәш киеренке рухта барды, ярыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге тәртиптә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:

Ир-атлар арасында:

1 урын – Илһам Әхмәров

2 урын – Михаил Безруков

3 урын-Григорий Ермолаев

Хатын-кызлар арасында:

1 урын-Җәмилә Мингалиева

2 урын – Галия Мөхтәсимова

3 урын-Айсинә Фәлалиева

Җиңүчеләр һәм призерлар Нурлат районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән мәртәбәле дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Турнир үзенчәлекле итеп, дустанә һәм җылы атмосферада узды, барлык шахмат сөючеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ул төрле буыннарны берләштерде, такта артында төрле яшьтәге шахматчыларның ярышуы да әлеге акыл һәм фикер уенының берләштерергә сәләтле көч булуын ассызыклады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International