Турнир Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда узды.
Кичә Нурлат шәһәренең шахмат-шашка клубы әгъзалары Халыкара шахмат көне уңаеннан Нурлат районы укучылары арасында мавыктыргыч шахмат турниры оештырды. Интеллектуаль ярышларда 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашты.
Турнир җылы, гаилә атмосферасы белән аерылып торды. Күп кенә яшь шахматчылар якыннары белән килгән: әйтик, Дмитрий Мурзаханов өчен җан атарга бабасы, ә Захар Елатонцев өчен әнисе, апасы һәм кечкенә сеңлесе җан атты.
Турнир җиңүчеләре бик яхшы уен күрсәтте:
13-17 яшь категориясендә:
1 урын-Һадиев Айдар һәм Абдулганиева Аида.
11-13 яшь категориясендә:
1 урын - Айсинә Самира һәм Хөсәенов Ислам.
Турнирның барышын һәм кагыйдәләрнең үтәлешен районда балалар шахматын үстерү инициаторлары – судьялар коллегиясе-Галия Мөхтәсимова, Олег Павлов һәм Җәмилә Мингалиева игътибар белән күзәтте.
Ярышларда җиңүчеләр район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Иң ахыда барысы бергә - катнашучылар, хөкемдарлар һәм ата-аналар истәлеккә күмәк фотосурәткә төште.
Барлык яшь шахматчыларны уңышлы турнир белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!