Иң яхшы бизәүгә конкурс: иң матур территорияне ачыклыйбыз

2025 елның 20 июле, якшәмбе

Район предприятиеләре һәм оешмаларының тирә-як территорияләрен иң яхшы бизәү һәм яшелләндерү буенча конкурс дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, анда предприятиеләр һәм оешмалар да, район халкы да катнаша ала. Конкурс

берничә номинация буенча үткәрелә:

«Йорт яны территориясен иң яхшы бизәү»;

«Оешма һәм предприятиеләр территорияләрен иң яхшы бизәү»;

«Сәүдә нокталары территорияләрен иң яхшы бизәү»;

«Мәгариф учреждениесе территорияләрен иң яхшы бизәү»;

«Иң креатив чәчәкле түтәле»;

«Шәһәр һәм авыл мохитендә иң яхшы чәчәкле кадр» (фотоконкурс).

Катнашу өчен гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә. Нурлат шәһәрендә яшәүчеләр гаризаны түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: Gorod.Nurlat@mail.ru буенча яки район башкарма комитетына (Совет ур., 117, 2 кат, 21нче кабинет) китерә ала.  Авылларда яшәүчеләрдән гаризалар авыл җирлекләре башкарма комитетларында кабул ителә.

Бәйгегә нәтиҗәләр 2025 елның 20 августына кадәр ясалачак. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы көнендә, 30 августта, бәйрәм чарасында игълан ителәчәк. Биредә үк бүләкләү тантанасы да узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International