Үрнәктә күпер төзү: күптән көтелгән транспорт йөрү кыенлыгын хәл итү

2025 елның 20 июле, якшәмбе

Үрнәк авылы янында Зур Чирмешән елгасы аша яңа күпер төзелеше дәвам итә.

Ул «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «Автомобиль юллары һәм күпер корылмалары төзелеше, реконструкциясе» программасы буенча гамәлгә ашырыла.

Зур Чирмешән елгасы аша моннан 30 еллап элек салынган күпер урынына яңасы төзелүен шул авылда яшәүчеләр генә түгел, бөтен район халкы көтеп алды, дисәк тә ялгыш булмас. Аны торгызу мәсьәләсен күп тапкырлар, кайларда гына кузгатмады халык. Язгы ташу вакытында хәл тагын да катлаулана төшә иде, чөнки ул тулысынча су астында кала һәм бүгенге көндә 80ләп кеше гомер итүче авыл халкы исә бер айга һәм хәтта аннан да күбрәк вакытка “зур җир”дән аерылып тора, бу исә никадәр өстәмә мәшәкать, халыкның иминлеген тәэмин итүдә өстәмә проблемалар тудыра иде. Хәзер болар барысы да артта калачак.

Июнь башыннан «Мостовик» подряд оешмасы төзүчеләре монда масштаблы эшләрне җәелдереп җибәргән. Объектта куәтле техника, тәҗрибәле белгечләр эшли. Кыска гына вакыт эчендә берничә юнәлеш буенча параллель рәвештә алып барыла торган шактый күләмле эшләр башкарылган.

– Хәзерге вакытта елга аша чыгу өчен вакытлыча күпер һәм аңа килү юлын ясап бетереп киләбез. Эш барышында машиналар анда йөриячәк. Бу күперне 7-10 көннән файдалануга тапшырырга мөмкин булачак, - диде подряд оешмасы эшләрен башкаручы Динар Шәрәпов. - Шуннан соң без тагын бер өстәмә күпер – технологик күпер төзүгә керешәчәкбез. Ул төп проектланган күперне  төзү өчен кирәк булачак, төзелеш эшләре барышында үзебезнең техника шуннан файдаланачак. Бер үк вакытта яңа күпернең 1, 2, 5 нче терәкләре өчен чокырлар казылды, 3, 4 нче терәкләр өчен туфрак ташыйбыз, параллель рәвештә свайлар кага башладык.

Әлеге этапта төзелеш эшләренә 14 кеше җәлеп ителгән, киләчәктә, кирәк булуга карап, аларның саны арттырылачак. Яңа күпернең озынлыгы 104,7, гомуми киңлеге 11,1 метр тәшкил итәчәк. Аны проектлаганда, әлбәттә, барысын да исәпкә алынган – су күтәрелү биеклеген дә, бу урында елга агымының көчле булуын да һ. б да истә тотылган.

- Алга таба су басуларга юл куймас өчен күпернең биеклеген елганың максималь күтәрелешеннән чыгып ясаячакбыз. Вакытлы күпернең дә биеклеге иске күпердән күпкә артыграк итеп корылды. Боз, сынган агач ботаклары терәкләргә зыян китермәсен өчен, монолит боз кискече ясау планлаштырыла, – диде Динар Шәфкатович.

Әлеге объектның төзелеше -  район җитәкчелегенең дә катгый контролендә. Шул көннәрдә биредә район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин булып, эшләрнең барышы белән танышты.

- Районыбыз өчен күптән көтелгән, мөһим объект бу. «Автомобиль юлларын һәм күпер корылмалары төзелеше, реконструкциясе» программасы буенча төзелеш 220 миллион сумга төшәчәк һәм киләсе елның сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш. Төзелеш эшләре җәй көне генә түгел, көз, кыш көннәрендә дә алып барылыр дип көтелә, – диде Әсгать Касыймович.

Подрядчының инде сыналган булуын исәпкә алып, эшләр билгеләнгән вакыттан иртәрәк тә тәмамланыр дип фаразлана. Әлегә исә еллар дәвамында ничәмә-ничә тапкырлар су астында калып шактый таушалган  бүген инде яраксызга әйләнгән иске күпер халыкка соңгы хезмәтен күрсәтә.

САННАР ҺӘМ ФАКТЛАР:

Яңа күпер төзелеше 220 миллион сумга төшәчәк.

Яңа күпернең озынлыгы 104,7 метр тәшкил итәчәк

Эшләр 2026 елның сентябренә кадәр тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International