Әле берничә ел элек кенә бу урын сәнәгать зонасын хәтерләтсә, әмма бүген Нурлатта Нефтьчеләр скверы шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әверелде.
Бүген биредә яшел оазис, анда йөрү өчен тротуарлар, балалар мәйданчыклары һәм Татарстанда беренче һәйкәл – игелек символы “Тузганак" урнашкан. Ләкин бу әле башы гына булып чыкты. Бу көннәрдә биредә эшләр икеләтә көч белән алып барыла – сквер территориясе киңәя. Төзекләндерү эшләре «Татнефть» линиясе буенча алып башкарыла, эшләрнең бер өлеше, аерым алганда, яктылык утлары «Татнефть» хәйрия фонды гранты кысаларында гамәлгә ашырылала.
- Монда сәхнә, яңа кече архитектура формалары, спорт корылмалары, заманча эскәмияләр барлыкка киләчәк. Моннан тыш, арт – объектлар да – агачтан эшләнгән беренче нефть качалкасы сыман макеты ясалачак, шулай ук нефтьчеләргә һәйкәл куелачак, – дип уртаклашты подряд оешмасы җитәкчесе Илнур Сәлахов.
Хәзерге вакытта мәйданчыкта балаларга кече архитектур формаларын урнаштыру өчен нигезен бетонлау бара, аның өслеге резина булачак. Дамир Ишкинеев белгечләр белән скверга керү урыннары, яңа кече архитектура формалары һәм башка конструкцияләр урнаштыру, яктылык утларын кую мәсьәләләре буенча фикер алышты. Әлеге объектны яңарту эшләре апрельдә башланды. Аларның барышына яңгырлар йогынты ясауга карамастан, подряд оешмасы җитәкчесе, аны тәмамлау вакытына 15 августка кадәр өлгерәчәкләр, графиктан тайпылмас өчен техника һәм кешеләр җитәрлек, дип ышандырды. Эшләрнең гомуми күләменә яшелләндерү дә керә, монда өстәмә рәвештә агачлар утыртачаклар.