Фестиваль Арча районында узды.
«Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале быел инде дүртенче тапкыр уздырылды. Ул татар халкының милли традицияләрен саклау, пропагандалау, халык мәдәниятен һәм фольклорын торгызу максатында үткәрелә. Катнашучылар бөтен Татарстаннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән җыелды. Алар «Халык җыры», «Халык биюе», «Инструменталь башкару», «Фольклор этнографик күренеш» номинацияләрендә чыгыш ясадылар. «Умырзая» ансамбле (Кәкре Атау авыл мәдәният йорты) «Халык җыры» номинациясендә катнашып диплом белән бүләкләнде. Ә гармунчы, җырчы Рәмис Вәлиуллин «Инструменталь башкару» номинациясендә дә үз көчен сынап карап, шулай ук бүләккә лаек булды.