Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеевның әнисе вафат булды.
Дамир Азат улы өчен әнисе һәрвакыт якын, газиз кеше булды. Мәдинә Кыям кызы 1940 елның 15 сентябрендә дөньяга килә. Ул педагогия училищесын тәмамлап, гомеренең күп өлешен балаларны тәрбияләүгә багышлый: Нурлат шәһәренең «Чыршыкай» балалар бакчасында тәрбияче-методист булып эшли. Аның хезмәте югары бәяләнә: Мәдинә Кыям кызы «Хезмәт ветераны» медале, «Коммунистик хезмәт ударнигы» күкрәк билгесе, район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Үзенең тормыш иптәше - төзелеш тармагының легендар вәкиле Азат Гасыйм улы белән (Нурлат урамнарының берсе аның исемен йөртә) алар өч бала – ике ул һәм бер кызларына ныклы белем һәм күркәм тәрбия бирә, 6 оныгы бар.
2025 елның 18 июленнән 19ына каршы төндә Мәдинә Кыям кызы Ишкинееваның йөрәге тибүдән туктый. 15 сентябрьдә аңа 85 яшь тулган булыр иде.
Дамир Азат улының, аның гаиләсе, якыннарының зур кайгысын уртаклашабыз. Ихлас күңелле, игелекле Мәдинә Кыям кызы турындагы якты истәлек якыннары, белем һәм тәрбия алган нурлатлылар һәм аларның ата-аналары, шәһәрдәшләребез күңелендә мәңге сакланыр.