Нурлатта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

2025 елның 18 июле, җомга

Утырыш район Башкарма комитетының конференц-залында узды.

Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин җитәкчелегендә комиссия әгъзалары, шулай ук структур бүлекчәләр, прокуратура, полиция, мәгариф бүлеге, ата-аналар оешмалары вәкилләре балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты. Җыелып сөйләшүнең төп сәбәбе - балигъ булмаган питбайкерлар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре. Полиция башлыгы урынбасары Юрий Осипов соңгы айлардагы статистика мәгълүматлары белән таныштырды.

Урта Камышлы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Лысова мәгариф учреждениесендә балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча алып барыла торган профилактик эшләр турында сөйләде. Лилия Леонидовна билгеләп үткәнчә, мәктәптә балалар белән юлларда куркынычсыз хәрәкәтне профилактикалау эшенә зур игътибар бирелә: тематик класс сәгатьләре, әңгәмәләр, дәрестән тыш дәресләр, чаралар үткәрелә, рюкзакларда һәм өске киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу-булмавын тикшерү буенча рейдлар оештырыла, яшь юл хәрәкәте инспекторлары түгәрәге эшли һ. б.

"Баланы тәрбияләүдә гаилә хәлиткеч роль уйный. Балаларны мондый һәлакәтләрдән саклау өчен, ата – аналар белән аңлату-әңгәмә уздыру эшен көчәйтергә кирәк, дип саныйбыз», - диде ул.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Гүзәл Ганиева транспорт чараларына юл куйган балигъ булмаганнарның ата-аналарына карата күрелгән чаралар турында сөйләде.

Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, ата-аналар, мототехник чаралар сатып алганда, үз куллары белән балаларның имгәнүенә китерә.

"Юл-транспорт һәлакәте баланың сәламәтлегенә зарар салмавын кем гарантияли, 14 яшендә ул инвалид була ала һәм барысы да ата-аналары сатып алган «уенчык» аркасында», – дип билгеләде Әсгать Касыймович.

Мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 100 дән артык укучының питбайклары бар, һәм бу саннар төгәл түгел, чөнки ата-аналарның барысы да дөресен әйтеп бетерми.

“Һәр балага һәм ата – анага моның зур куркыныч тудыруын җиткерергә кирәк", - дип аңлатты Нурлат шәһәрендәге юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова.

Утырыш эшендә район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Оксана Вяткина да катнашты. Ул Башкарма комитетка юл хәрәкәте куркынычсызлы буенча килгән гаризалар турында мәгълүмат белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International