Үзмәшгульләр өчен маркетплейска чыгу - гаризалар кабул итү башлана!

2025 елның 18 июле, җомга

Сатуны башларга ниятләүчеләр өчен маркетплейска чыгу хезмәтенә гаризалар кабул итү башланды.

Бу мәгълүмат кем өчен?

Татарстан Республикасының махсус салым режимын кулланучы физик затлары һәм индивидуаль эшкуарлары өчен һәм шул ук вакытта:

 сайланган маркетплейста шәхси кабинеты булмаганнар

яки

 шәхси кабинеты булган, ләкин сатуны башкармаганнарга.

Хезмәткә нәрсә керә:

- Маркетплейска чыгу мәсьәләләре буенча беренчел консультация;

 Сезнең продукцияне анализлау, логистик схеманы анализлау һәм сайлау буенча хезмәт күрсәтү;

- Шәхси кабинет булдыру буенча хезмәт күрсәтү;

- Фотоконтент булдыру хезмәте;

- Текст материалларын әзерләү хезмәте;

-ЭТП таләбе буенча штрих-кодлар булдыру хезмәте (FBO сату системасын сайлау шарты белән).

Сылтама буенча гариза бир - һәм профессиональ ярдәм белән маркетплейска чык!

Әлеге төр ярдәм чарасын «ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» МКК НО күрсәтә

“Минем бизнес” үзәге яңалыкларын “Минем бизнес | Татарстан Республикасы" телеграммасында күзәтегез. Ярдәм чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International