Уракка беренчеләрдән булып «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәтчәннәре кереште.
Бүген предприятиенең Төрнәс авылы янындагы барлык 6 яңа комбайны эшли торган «Вьюга» сортлы көзге бодай кырында урып-җыюга керештеләр.
«Нурлат-Агро» генераль директоры Мирас Нуриҗанов югары уңыш күрсәткечләрен билгеләп үтте. "Әгәр узган ел бу сорт гектардан 25 центнер биргән булса, быел – 53 центнер. Бөртекнең сыйфаты барлык параметрларга да туры килә: дымлылык – 13,5%, бөртек-өченче класслы. Бу безнең барлык белгечләребезнең – агрономнарның, инженерларның, механизаторларның бердәм эшләве нәтиҗәсе», – диде ул.
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев урып-җыю кампаниясенең беренче көнендә үк «Нурлат-Агро» кырында булды. Ул хуҗалык җитәкчелеге, белгечләре һәм механизаторлары белән аралашты, эшләрне оештыруга уңай бәя бирде, шулай ук районның барлык комбайнчыларына мөрәҗәгать итте.
"Механизаторларга иң элек куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук сыйфатлы уңышны вакытында җыеп алу өчен максималь нәтиҗәле эшләүләрен телим. Икмәк һәм башка культураларның Ватаныбыз амбарына югалтуларсыз кертелүе мөһим", - дип ассызыклады Дамир Азат улы.
Гомумән алганда, Нурлат районы хезмәтчәннәрен 48 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм техник культуралар, шулай ук 17 мең гектарда көнбагыш җыеп алу көтә. Якын көннәрдә районның башка хуҗалыклары да урып-җыюга керешәчәк.