Нурлатның "көмеш" волонтерлары «Яңа Сувар» комплексында булып, көч һәм илһам алып кайтты

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты «көмеш» волонтерлар, «55+» хатын-кызлар клубына йөрүчеләр өчен «Яңа Сувар» туристлык комплексына экскурсия оештырды. «Яңа Сувар» туристлык комплексы Әлки районында Татарстан буалары каскадында тарихи урында урнашкан. Экскурсиянең программасы бай иде: су, табигать, су коену, зоопаркка бару, тәмле ризыклар белән сыйлану һәм башкалар.

"Көмеш" яшьтәге энтузиастлар үзләренең гадәти булмаган һәм җәмгыять өчен файдалы креатив идеяләрен кыю рәвештә тормышка ашыра. "Безнең бурыч - иҗат һәм күңел ачу гына түгел. Нәкъ менә сәламәтлек торышы кешегә башка бөтен нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә бездә баш миен эшләтү юнәлешендә, мастер-класслар һәм сәламәт яшәү рәвешенә юнәлдерелгән башка проектлар бар, — дип билгеләп үтте Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International