Нурлатта "Безнең ишегалды" программасы ярдәмендә төзекләндерелгән территорияләр халыкны еллар буе сөендерә

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

«Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә Нурлатның йөзе үзгәрүе дәвам итә, ял итү өчен тагын да уңайлы шартлар тудырыла.

Инфраструктураны комплекслы яңарту – асфальтны ремонтлау, урам утларын яңарту, парковкалар һәм яңа иҗтимагый зоналар ясау нәтиҗәсендә ишегаллары уңайлырак һәм функциональрәк була бара.

Совет урамындагы 120, 122, 124нче һәм Нефтьчеләр урамындагы 7нче йортларның ишегалды ачык мисал. Былтыр биредә төзекләндерү эшләре төгәлләнде, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән заманча балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Ул төрле яшьтәге балалар өчен җиһазландырылган: комлыклар, таган, балалар тавы һәм швед баскычлары уеннар өчен яраткан урынга әйләнде.

«Бу мәйданчыкны без күптән көткән идек, һәм хәзер бөтен җәйге каникулларны биредә дусларыбыз белән үткәрәбез. Без бик шат!"- дип уртаклашты Ангелина Галиуллина.

Халык башкарылган эшне югары бәяләде һәм республика җитәкчелегенә, хәйриячеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.

«Безнең үтенечне ишеттеләр,  хәзер безнең йорт ишегалды бик матур. Бик сөенечле!"- дип билгеләде Анастасия Глухарева.

«Эталон» идарәче компаниясе чисталык, тәртипне саклый,  биредә яшәүчеләр үзләре дә территорияне яшелләндерүдә һәм бизәүдә актив катнаша.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» программасы 2020 елдан бирле эшли һәм аның ярдәмендә Нурлатта 108 күпфатирлы йорт ишегалдын үзгәртеп коруга ирештеләр. Быел тагын 15 территорияне төзекләндереп кенә калмаячаклар, алар шәһәр халкының тормыш сыйфатын да яхшыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International