Кояш сугу - кояшның каты кыздыруы аркасында барлыкка килә торган куркыныч халәт.
Ешрак ул туры нурлар астында озак вакыт булганда, эсседә физик эш эшләгәндә, баш киеме булмаганда яки су җитмәгәндә була.
Кояш сугу билгеләре:
Җиңел дәрәҗәдә: хәлсезлек, күңел болгану, баш авырту, бит кызару.
Урта дәрәҗәдә: косу, йөргәндә хәрәкәт какшау, 39 °C ка кадәр температура күтәрелү.
Авыр дәрәҗәдә: аңны югалту, көзән җыеру, 40 °C ка кадәр температура күтәрелү.
Беренче ярдәм:
Кешене күләгәгә күчерергә.
Киемнең сәдәфләрен ычкындырырга, артыгын салырга.
Тәнне суытырга: маңгайга, муенга, култык астына юеш тукыма куярга.
Салкынча су бирергә (кечкенә йотымнар белән).
Хәле начарайган очракта ашыгыч ярдәм чакыртырга.
Профилактика:
10:00нан 16:00га кадәр кызу кояш астында йөрмәскә.
Ачык төстәге кием, баш киеме һәм кояштан саклаучы күзлек киегез.
Күбрәк су эчегез һәм күләгәдә тәнәфесләр ясагыз.
Эссе көннәрдә сак булыгыз, сәламәтлегегезне саклагыз!
73нче бүлекнең ОПП ПП буенча инструкторы Р. Сәйфетдинова