Нурлатта коррупциягә каршы көрәшне координацияләү комиссиясе утырышы узды

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Нурлат районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең агымдагы елның 2нче кварталындагы эше Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә барды.

Биредә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәфис Нигъмәтуллин «2015-2027 елларга Нурлат муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Мәдәният өлкәсендә коррупция күренешләренә юл куймау чаралары һәм коррупциягә каршы агартуны профилактикалау эше турында «Мәдәниятне үстерү үзәге» МБУ башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Мизонова сөйләде.

Утырышта шулай ук район Башкарма комитетының торак сәясәте һәм коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Наталья Долгованың районда тормышка ашырыла торган барлык программалар буенча, шул исәптән республика грантлары һәм торак төзелешенә субсидияләр алганда, исәпкә кую һәм торак бүлеп бирү барышында коррупция куркынычларын кисәтү эшен оештыру турындагы мәгълүматын тыңладылар. Аннары теманы социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Афанасьева дәвам итте. Ул халыкны социаль яклау, гражданнарга социаль түләүләр рәсмиләштерү өлкәсендәге эш нәтиҗәләре, шул исәптән муниципаль районның социаль өлкә учреждениеләре тарафыннан халыкка дәүләт социаль хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү турында сөйләде.

Утырышта хокук саклау органнары, прокуратура, районның җирле үзидарә органнары, муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International