Предприятиегә 2000 елда нигез салына.
«Техсервис» ябык акционерлык җәмгыяте үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Чирек гасыр дәвамында предприятие технологик җиһазларны ремонтлауда уңышлы специальләшә, ышанычлы партнер репутациясенә лаек була.
«Техсервис» коллективын әлеге истәлекле дата уңаеннан Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев җылы теләкләр белән котлады. "Сезнең предприятие Нурлатта, Татарстан Республикасында һәм күрше төбәкләрдә яхшы таныш. Ул үзен ышанычлы, мобиль һәм югары профессиональ буларак күрсәтте. Һәр заказчыга сез индивидуаль якын киләсез. Җитештерү төрләре даими рәвештә киңәя бара, башкарылган эшләрнең сыйфаты югары стандартларга туры килә", - дип ассызыклады Дамир Азат улы.
Тантаналы чара кысаларында район башлыгы предприятие коллективына күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм район үсешенә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды. «Техсервис»ның кайбер хезмәткәрләре шәхси казанышлары һәм һөнәри осталыклары өчен Мактау грамоталарына лаек булды.
Бәйрәм чарасы хезмәттәшләр һәм партнерларның җылы котлаулары, корпоратив бүләкләр тапшыру һәм Нурлат районы иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.