Укытучы - йөрәк түрендә

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Елена Дмитриевна Кузнецованы, укучылар хәтта дистә еллар узгач та җылылык белән искә ала торган мөгаллим. Аның гомер юлы - мәктәп турында бәян гына түгел,  балаларга һәм үз һөнәренә чын мәхәббәт тарихы ул.

Хезмәт юлын 17 яшендә башлап, нурлатлыларның берничә буыны өчен пионервожатыйдан зирәк остазга кадәр юл үтә ул. Аның тарих дәресләре мәңгегә истә кала,  сыйныфта зур тату гаиләдәге кебек үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә.

Елена Дмитриевнаның сере бик гади: ул фәннәрне генә укытмый, бәлки тормышны да өйрәтә. Аның күп кенә чыгарылыш укучылары, үзләре әти — әни булгач, балаларын, ә аннары оныкларын да алып киләләр - чөнки биредә белем генә түгел, ә тагын да мөһимрәк нәрсәләрнең дә бирелүен беләләр.

Бүген дә Елена Дмитриевнаның телефоны тынып тормый - аңа кайчандыр язмышын үзгәрткән укучылары шалтырата. Һәм шушы — укытучының төп бүләге.

Гомумән, Елена Дмитриевна тәҗрибәсе үз эшенең чын профессионалы булырга омтылган яшь педагогларга үрнәк булып тора. Ул укучының гармонияле шәхесен формалаштыруда һәр укытучының роле никадәр мөһим булуын күрсәтә һәм һөнәри белем һәм күнекмәләр белән беррәттән шәхес сыйфатларын үстерү зарурлыгын ассызыклый.

Бу нәкъ менә «Кадрлар» илкүләм проектының максатларын тормышка ашыру нигезенә салынган алым, ул иң беренче чиратта белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм педагогларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудыруга, шундый таланты булганнарга  үзләренең осталыкларын тормышка ашырырга һәм тәҗрибә уртаклашырга, мәгариф өлкәсенә яңа яшь белгечләр җәлеп итәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International