Дамир Ишкинеев төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булды

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев төзекләндерү һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла торган объектларны карап чыкты.

“Яшьлек” микрорайонында урнашкан нефтьчеләр скверын төзекләндерү «Татнефть» линиясе буенча алып барыла, эшләрнең бер өлеше, аерым алганда, яктырткычлар «Татнефть» хәйрия фонды гранты кысаларында куела. Подряд оешмасы җитәкчесе Илнур Сәлахов сөйләвенчә, скверны зур күләмдә үзгәртеп кору планлаштырыла.

"Монда сәхнә, яңа кече архитектура формалары, спорт корылмалары, заманча эскәмияләр барлыкка киләчәк. Моннан тыш, арт-объектлар да урнаштырачаклар – беренче нефть качалкасы рәвешендә, агачтан булган ул, аның макеты һәм һәйкәл барлыкка киләчәк», – дип уртаклашты Илнур Сәлахов.

Әлеге объектта эшләр апрельдә башланды. Эшләр барышына яңгырлар тәэсир итсә дә, төзүчеләр аны тапшыру срогына – 15 августка өлгерәчәк. Эшләрнең гомуми күләменә яшелләндерү дә керә, агачлар да утыртылачак.

Аннары район башлыгы шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә булды. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениесенең түбәсенә капиталь ремонт ясала. Монда җылылык та, ишекләр дә алыштырылачак…

 Кариев исемендәге бульварда да эшләр актив алып барыла. Шулай ук Нурлат шәһәрен әйләнеп узу юлы буендагы чишмәне төзекләндерү эшәре дә бара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International