«Минем шахмат яратучы гаиләм» шахмат турниры Нурлатта буыннарны берләштерде

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Алда торган халыкара шахмат көненә багышланган турнир күмәк ял оештыру, интеллектуаль үсеш һәм буыннар арасында тәҗрибә тапшыруның мөһимлеген ассызыклаган матур вакыйгага әверелде.

Кичә Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда спорт дәрте һәм гаилә җылысы атмосферасы хөкем сөрде - биредә «Минем шахмат яратучы гаиләм» шахмат турниры уңышлы узды. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч чараның инициаторы булып «Дебют» шахмат клубы чыгыш ясады.

Яшь шахматчылардан һәм аларның өлкән туганнарыннан торган төрле яшьтәге җиде команда үзләренең осталыкларын, сәләтен һәм ныклы гаилә җепләрен күрсәтү өчен шахмат такталары артына җыелды.

Турнирның җиңүчеләре булып түбәндәге гаиләләр танылды:

1 урын – Мөхтәсимовлар гаиләсе – Әмир (4 сыйныф, Нурлат гимназиясе) һәм аның әтисе Илдар.

2 урын – Вәлиевлар командасы – Хәсән Вәлиев (4 класс, Самара шәһәре) һәм аның әбисе Галия Мөхтәсимова.

3 урын-абыйлы – энеле Мөхәммәтҗановлар-Мурат (булачак беренче сыйныф укучысы, 2нче мәктәп) һәм Кәрим (7 нче сыйныф, 2 нче мәктәп).

Турнирда шулай ук Ивановлар, Фалалеевлар, Габделганиевлар һәм Мәхмүтовлар да катнашты. Гадел һәм профессиональ судья вазыйфасын Олег Павлов һәм Җәмилә Мингалиева башкарды.

“Минем шахмат яратучы гаиләм" турниры бергәләп ял итүнең, интеллектуаль үсешнең һәм буыннар арасында тәҗрибә тапшыруның мөһимлеген ассызыклаган якты вакыйга булды. Без барлык катнашучыларга, җанатарларга һәм судьяларга җылы һәм мавыктыргыч атмосфера тудырганнары өчен рәхмәт белдерәбез! Шахмат тактасы артында яңа очрашулар көтәбез!”- дип билгеләп үтте “Дебют" шахмат клубы җитәкчесе Галия Мөхтәсимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International