Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлеше тикшерелгән.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Әлдермеш авыл җирлеге территориясендә санкцияләнмәгән, күләме 1,5 мең куб метрдан артып киткән төзелеш, көнкүреш, биологик калдыклар чүплеге табылган. Канун таләпләренә карамастан, җирле үзидарә органы чүп-чарны тупланган урынны җыештыру һәм җирләрне пычранудан саклау өчен үз вакытында чаралар күрмәгән.
Закон бозуларны бетерү максатында табигатьне саклау прокуроры тарафыннан Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә рәсми рәвештә таләп юлланган.
Прокурор йогынтысы актын карау нәтиҗәләре буенча санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән, муниципалитетның гаепле дип табылган вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган.