2025 елның 14 июленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2025 елның 13 июле, якшәмбе

Дүшәмбе көнне, 14 июльдә, Нурлатта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми.

Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр, яшен вакытында 15-18 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе көтелә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+14˚.

Көндез максималь температура +23..+26˚

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International